27 август көнне Үзәк авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән «Борчылу кыңгыравы» дигән темага экологик әңгәмә үткәрелде. Бу чараның максаты – балаларны Кызыл китап белән таныштыру, нинди үсемлекләр һәм хайваннарның Кызыл китапка кертелүен сөйләү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Чара барышында китапханәче Кызыл китапның нәрсә икәнлеген, аны ничек тудыру ихтыяҗы барлыкка килүен сөйләде. Балалар нинди сирәк үсемлекләр, хайваннар булуын белделәр. Шулай ук балалар Кызыл китапка кертелгән сирәк кошларны ясау рәсем конкурсында катнаштылар.