Хөрмәтле райондашлар һәм кайткан кунаклар!

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Сезне Теләче муниипаль район Советы, район Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән Республика көне белән кайнар котлыйм. Татарстаныбызда  кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турында декларация ул катлаулы авыр елларда республиканың бербөтенлеген, халкының бердәмлеген саклап калырга, Россия Федерациясендә һәм бөтендөнья  аренасында абруен ныгытырга, икътисадый яктан нык үскән, алга киткән төбәк булып җитешергә мөмкинлек бирде.

Татарстанның һәр төбәге кебек,  Теләче районы да  әлеге бәйрәмгә үз уңышлары белән килә һәм бүләкләрен әзерли. Болар-кырларда үстерелгән игеннәрнең җыелуы, аерым терлекчелектәге уңышлар, яңа төзелгән йортлар, социаль әһәмияткә ия булган биналар-ФАПлар, мәдәният йортлары, яңартылган юллар  һәм башка күп кенә район күләмендә башкарылган эшләребез.  Боларның барысын да башкарып чыгарга халкыбызның бердәм, тату булуы, ә бу үз чиратында  республикабызның  тотрыклы үсеш алып баруында ярдәм итә.

Һәр татарстанлы өчен мәгънәле һәм мөһим булган бәйрәм – Республика  көне  белән кайнар тәбрикләп, һәммәгезгә нык исәнлек, иминлек, хезмәт уңышлары телим.  Киләчәктә дә шулай яшәгән төбәгебезне, республикабызны данлап хезмәт итәчәгебезгә ышанычымны белдерәм. 

 

Ихтирам белән, Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International