Балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә.

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

29нчы август көнне Теләче 2нче балалар бакчасында Казан шәһәрендәге "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. , "Сак булыгыз-балалар!" профилактик чаралар кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әңгәмә оештырды. Әңгәмә барышында ул балаларга тагын бер кабат юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп үтте, светофор төсләрен кабатлады. Аннан соң балалар бергәләшеп “Пазл җый”, “Уйла һәм җавап бир” кебек дидактик уеннар уйнадылар һәм юл билгеләре төшерелгән рәсемнәр буядылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International