29 август көнне Абде авыл китапханәсендә, яшь китап укучылар өчен, туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде.

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

29 август көнне Абде авыл китапханәсендә, яшь китап укучылар өчен, туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Анда балалар Татарстан Республикасы дәүләтчелеге барлыкка килү тарихы, аның символлары, күпмилләтле мәдәнияте һәм биредә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, борынгы мәдәният ядкярләре, республика казанышлары һәм үз хезмәтләре белән туган ягыбызны данлаган кешеләр турында таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International