18 нче сентябрь көнне 8.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Песошин Алексей Валерьевич, Татарстан Республикасы Президенты аппараты Җитәкчесе урынбасары Гарипов Илнур Мәхмутович, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Ленар Ринатовичлар катнашты.
Теләче муниципаль районы Башлыгы Зарипов Илдус Фатыйховичка республика җитәкчелеге тарафыннан башка эш тәкъдим ителү сәбәпле, Теләче муниципаль район Советы тарафыннан оештыру характерындагы карарлар кабул ителде
Үз теләге белән эштән китү сәбәпле 2019 нчы елның 18 нче сентябреннән Зарипов Илдус Фатыйховичның район башлыгы һәм район Советы депутаты вәкәләтләре туктатылды.
Теләче муниципаль районы башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфаларын башкару Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улына йөкләнде.