Теләче №2 балалар бакчасының зурлар төркеме тәрбиячесе Мөхәммәдиева М.Ф. , балаларда көзге табигать турында күзаллаулар формалаштыру максаты белән, «урман почмагы»нда экскурсия үткәрде.
Саф һавада йөрү барышында балалар якын-тирәдәге агачлар, аларның төзелеше һәм үзенчәлекләре белән таныштылар, көзге табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларны ныгыттылар, үсемлекләрнең сезонлы күренешләргә бәйлелеген билгеләделәр. Тәрбияче экскурсия барышында балаларның көзге вакытта табигать матурлыгын күрергә өйрәнүенә, аңа сакчыл тәрбияләүгә аерым игътибар бирде.
Экскурсия барышында балалар кызыксынучан һәм күзәтүчән булдылар, сорауларга актив җавап бирделәр.