19 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә СНТ туган көнгә багышланган сбор үтте. Аның барышында 5 сыйныф укучылары Татарстан варислары берлегенә кабул ителде. Балалар берлекнең тарихы белән таныштылар, төрле конкурсларда катнаштылар, мәктәп администрациясе әзерләгән истәлек бүләкләрен алдылар. Чарадан һәркем күтәренке кәеф белән китте.