«Татарстанның бадминтон өметләре»

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

21-22 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 2007-2008 елгы,2009 елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре» яшүсмерләр турнирының 3 нче этабы узды. Барлыгы 300 спортчы катнашты. Безнең районнан  өстәмә белем бирү педагоглары Алмаз Фоат Улы Җаббаров, Әсгать Тимершәех улы Нәҗметдиновлар тәрбияләгән балалар  катнашты.

          Уеннар нәтиҗәләре буенча 2009 елгы һәм яшьрәк малайлар арасында ялгыз разрядта узган  Ибраһим Хәйретдинов 5 нче урынны, 2007-2008 елгы кызлар арасында парлы разрядта Мөхәммәтшина Рәзилә, Мөбәрәкшина Чулпан 5 нче урынны, 2009 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында Җаббарова Фәридә 5 нче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International