Ел саен 21 сентябрьдә Халыкара Тынычлык көне билгеләп үтелә.

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Ел саен 21 сентябрьдә Халыкара Тынычлык көне билгеләп үтелә. Халыкара тынычлык көне уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе "Тамчы" клубы белән берлектә " Тынычлык, дуслык, туганлык гел янәшә атласын!" дип исемләнгән мәгълүмати дәрес үткәрделәр. Чара барышында балаларга бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аны дөньяның төрле илләрендә ничек билгеләп үтүләре, дөнья символы – күгәрчен сурәте турында сөйләнде. Әдәби әсәрләр аша балалар сугыш, тынычлык һәм дуслык, игелек һәм шәфкатьлелек, бәхет һәм матурлык,  бер-береңә карата игътибарлы караш төшенчәләрен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International