24 нче сентябрь көнне Теләченең 2нче балалар бакчасында Татарстан Республикасы профсоюзлары көненә багышланган, башлангыч профсоюз оешмасы җыелышы булып узды. Иң беренче башлангыч профсоюз оешмасы рәисе А.Р. Хәбирова барлык хезмәткәрләрне дә бәйрәм белән котлады һәм балалар бакчасы профсоюз оешмасының эшчәнлеге, эш юнәлешләре һәм казанышлары турында сөйләде. Шулай ук җыелыш барышында бакча мөдире Ф.Ф. Хәсәншина тантаналы рәвештә берничә балалар бакчасы хезмәткәренә: музыка җитәкчесе З. З. Зәйнетдинова, тәрбияче Э. М. Хәбибуллина, шәфкать туташы Гыйлаҗиева Г. Н. һәм пешекче Егорова Г. Ф. профсоюз билетлары тапшырды.