2001 елның 21 сентябрьдә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан халыкара Тынычлык көнен бәйрәм итү турында карар кабул ителде.

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

2001 елның 21 сентябрьдә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан халыкара Тынычлык көнен бәйрәм итү турында карар кабул ителде. Шул унайдан,  21 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә,   Халыкара тынычлык көненә багышланган, «Халык жәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән  "Без тынычлык яклы" дип исемләнгән тематик чара узды.  Чара барышында балалар тынычлык турында  шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, тынычлык һәм татулыкны чагылдырган рәсемнәр ясадылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International