25 сентябрь көнне Район балалар китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, Бердәм мәдәният дәресен үткәрү максатыннан, Теләче урта мәктәбендә булдылар.

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

25 сентябрь көнне Район балалар китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, Бердәм мәдәният дәресен үткәрү максатыннан, Теләче урта мәктәбендә булдылар. Әлеге чара 1-4 сыйныф укучылары өчен «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни - белем бирү проекты кысаларында үткәрелде. Кулларга Мәдәни көндәлек алганчы, балалар аның эчтәлеге һәм аны рәсмиләштерү кагыйдәләре белән таныштылар. Ә «Мәдәни Татарстан» слайд - презентациясе ярдәмендә безнең төбәгебез буенча мавыктыргыч, мәдәни, виртуаль сәяхәт ясадылар, Татарстан Республикасының тарихи үткәне белән таныштылар, музейлар һәм театрлар, китаплар, китапханәләр, бөек язучылар һәм Татарстаныбызны таныткан мәдәният эшлеклеләре турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International