«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында, 2019 нчы елның 25 нче сентябрендә Баландыш авыл китапханәсендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен «Ватаныбызның Энҗе бөртекләре» дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрелде. Дәрес Татарстан Республикасының традицияләре, мәдәнияте, истәлекле урыннары белән танышуга багышланган иде.
Чара башында китапханәче балаларны республиканың «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты белән таныштырды, балаларга көндәлекне тутыру кагыйдәләре турында аңлатты, аны куллану буенча тулы мәгълүмат бирде.
Очрашуның икенче өлешендә яшь китап укучылар театрның тылсымлы дөньясы, театрның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, аның төрләре жанрлары турында белделәр.