23-27 сентябрь көннәрендә Теләче 2нче балалар бакчасында, балалар иминлеген тәэмин итүгә багышланган, Куркынычсызлык атналыгы уза.
Атналык дәвамында ата-аналар белән балалар тарафыннан юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмәләр һәм кызыклы чаралар уздыру, шулай ук ата - аналарга төрле темаларга багышланган белешмәлекләр тарату планлаштырылган.
Балалар бакчасында көн саен «куркынычсызлык минуткалары» үткәрелә: Куркынычсызлык атналыгы тәрбиячеләр балалар белән берлектә юлларда төрле ситуацияләр чыгу турында фикер алышалар, хәрәкәтле уеннар уйныйлар. Педагоглар режим моментларында балаларга юл билгеләрен, светофор төсләрен ныгыту максатыннан, өстәл-басма уеннар уйнаталар.