26 сентябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә 1 сыйныфлар өчен “Китап патшалыгы белем иленә сәяхәт” дип исемләнгән дәрес үтте. Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны китапханә тарихы белән таныштырды, китапка сакчыл караш кебек төшенчәләрне аӊлатты. Укучылар үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар. Укучыларныӊ һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.