2019-2020 уку елында Татарстан мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты яңадан старт алды. 26 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. Мәдәният дәресе үткәрү максатыннан Түбән Саурыш авылы башлангыч мәктәбендә һәм Олы Мишә урта мәктәбендә булды. Китапханәче балаларны “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнүе белән таныштырды. Укучыларның шушы проектта актив катнашуларын һәм барлык номинациядә дә җиңү яулауларын теләп барлык укучыга да мәдәни көндәлекләр тапшырды. Әлеге акция балаларны да, әти – әниләрне дә шатландырыр. Ә иң мөһиме, әйбәт, мөһим, файдалы һәм нәтиҗәле пректларның берсе булыр дип ышанабыз.