Диңгез темасына чаралар Шармыш авылы китапханәсендә даими рәвештә үткәрелә. Моллюск, медуз, балык, диңгез турындагы белемнәрне баету буенча даими эш алып барыла. Без язучыларыбыз - Т.Астафьевның «Дельфиннарда», А. Барто «Раковина», Лагздынь Ш.«Диңгез яры», Г. Косовның «Су асты дөньясы әлифбасы», С. Барановның “Дельфиннар” иҗаты белән таныштык. Өйрәнелгән материалны табышмакларны чишү, мәкальләр төзү ярдәмендә гомумиләштерделәр.
Йомгаклау этабы итеп мөстәкыйль эш булды. Балалар диңгез хайваннары һәм суүсемнәре турында рәсем ясадылар. 26 сентябрь көнне китапханәдә «Диңгез серләре» дип исемләнгән стенд эшләнде. Әлеге стендта су асты дөньясының гүзәллеге турында сөйләүче материал урнаштырылды.