Бик тиз үзгәрүчән бүгенге дөньяда вакыйгалар барышына иярүе авырлаша.

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Бик тиз үзгәрүчән бүгенге дөньяда вакыйгалар барышына иярүе авырлаша. Яңалыкларны үз вакытында ишетеп, танышып барырга теләүчеләр өчен, интернет челтәре генә түгел, көндәлек матбугат бик зур ярдәмче булып тора. Урта Мишә авыл китапханәсендә яңа газет-журналларны тәкьдим итеп даими күргәзмә тора. Вакытлы матбугатның күп булуы китапханәбезгә укучыларны көннән-көн күбрәк җәлеп итә. Бигрәк тә газет журналлар укырга урта яшьтәге һәм өлкән буын укучыларыбыз тартыла. Көндәлек яңалыклар белән даими танышып барып, заман белән бергә атлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International