30 сентябрь көнне Теләче беренче балалар бакчасында Бөтендөнья елгалар көне узды.

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

30 сентябрь көнне Теләче беренче балалар бакчасында Бөтендөнья елгалар көне узды. Балалар безнең җирлектә нинди елгалар агуын искә төшерделәр, елганың сулыктан ни белән аерылуын ачыкладылар. Тәрбиячеләр  балаларны суның каян алынуын һәм елгаларның кайдан башлануы белән таныштырдылар. Балалар бу көнне бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр. Экскурсия вакытында елга буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Әлеге чаралар балаларда туган як табигатенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләргә, су ресурсларына, хайваннарга һәм үсемлек дөньясына сакчыл мөнәсәбәт уятырга мөмкинлек бирде. Балалар табигатьне “кимсетүнең” тискәре нәтиҗәләре турында күзаллый алдылар.  Ә иң мөһиме-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әйләнә-тирә мохитне саклау өчен һәркем җаваплы булуын аңлау булды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International