28 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәсе "Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балаларны библиофрешка чакырды. Яңа китаплар белән якынрак танышу өчен балаларга “Бу китапны укы” дип исемләнгән күргәзмә тәгъдим ителде. Балалар яңа китаптагы әсәрләрне бик теләп укыдылар, үзара фикер уртаклаштылар. Барлык балалар да китапханәдән яхшы кәеф һәм яңа китаплар белән кайтып киттеләр.