1 октябрь – Өлкәннәр көне.

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

1 октябрь – Өлкәннәр көне. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
  1 нче октябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында китапханәчеләр,  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан ветеран – өлкәннәре белән очрашу кичәсе уздырдылар. Кичә табын артында, җылы сөйләшүләр, тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Шулай ук китапханәдә « Гомернең алтын көзе » исемле күргәзмә, “Үзе бер чор, үзе бер җыр” дигән стенд газета эшләнде, презентация күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International