Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты, авыл җирлеге, совхоз җитәкчелеге белән берлектә “Йөзегездә балкыган нур сүнмәсен, күңелегездә яшьлек уты дөрләсен”- дип исемләнгән күркәм чара уздырды.

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Көзге календарьда гадәти булмаган көн бар. Бу көндә бөтен өлкәннәргә дә рәхмәт сүзе әйтәсе, аларга аеруча игътибарлы буласы килә. Россия Федерациясендә 1992 елдан билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне-бәйрәм генә түгел, ә өлкәннәр өчен бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге дә. Әлеге матур традициягә әверелгән бәйрәмгә багышлап Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты, авыл җирлеге, совхоз җитәкчелеге белән берлектә “Йөзегездә балкыган нур сүнмәсен, күңелегездә яшьлек уты дөрләсен”-  дип исемләнгән күркәм чара уздырды. Мөхтәрәм һәм хөрмәтле өлкәннәрне котлап бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Хазиев Р.Р. ачып җибәрде. Өлкәннәр өчен җылы ризык әзерләнде. «Онытылмас мизгелләрдән тора сезнең гомерләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе китап укучы өлкән буынга тәкъдим ителде. Алар бер-берсе белән күрешеп, очрашып ял итәргә мөмкинлек тудырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткереп чарадан күтәренке кәефтә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International