Халыкара өлкәннәр көне

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

1 октябрьдә илдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан авыл мәдәният йортында зур концерт булды. Чарага авылның барлык пенсионерлары чакырылган , алар өчен мул табыннар  һәм бүләкләр әзерләнгән иде. 

Безнең мәктәп укучылары да бу вакыйгага битараф калмадылар. Концертны оештыруда актив катнаштылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Балалар үз талантлары белән залда утыручы өлкән яшьтәге кешеләрне елмаерга мәҗбүр иттеләр. Барлык кунаклар да бәйрәмнән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International