1 октябрь көнне Теләче урта мәктәбендә Өлкәннәр көне уңаеннан бик зур бәйрәм узды. Бәйрәмдә ветеран укытучылар һәм хезмәткәрләр катнашты. Теләче урта мәктәбе директоры А.Ф. Хафизов ветеран укытучыларны һәм хезмәткәрләрне Өлкәннәр көне белән кайнар котлады, алдагы тормышларында ныклы сәламәтлек, бәхет –шатлыклар теләде. Башлангыч сыйныф укучылары ветераннарыбызны музыкаль бүләкләре белән сөендерделәр.