1 октябрь көнне Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан «Яшәсен өлкәннәрнең картайган саен яшәрә барганнары...» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Өлкәннәребез хөрмәтенә мәктәп укучылары дәртле биюләрен, матур җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм чарасы төрле ярышлар, бәйгеләр белән бергә үрелеп барды. Китапханәче Рахматуллина А.А. өлкәннәребезне яңа кайткан китаплар, газета – журналлар белән таныштырды. Алар үзләренә ошаган китапларны яздырып, өйләренә укырга алдылар.