1 октябрь – Олылар көне. Олы Мәтәскә авылында “Өлкәннәр тормыш бизәге” дигән исем белән шушы көнне Олылар көне билгеләнеп үтте. Бәйрәмгә, чакыру открыткасы белән, барлык олылар да чакырылды. Бәйрәмчә киенеп апа-абыйлар мәдәният йортына агылдылар. Алар мул табын артында концерт номерлары карап үзләренчә ял иттеләр. Олыларны бәйрәм белән район башлыгы Нәҗип Накипович, госдума депутаты Борис Давыдович, авыл җирлеге башлыгы Миннәхмәт Абдуллович, ветераннар советы рәисе Әнвәрә Назиповна, мәктәп директоры Марат Мухарламович котладылар. Олылар үзләренә шундый хөрмәт, ихтирам булганга сөенеп күңелләре булып, рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.