Бәйрәм көне уңаеннан Урта Мишә авылы өлкәннәре клуб бинасына чакырылып, мул итеп әзерләнгән табыннар артында хөрмәтләнде.

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

1 октябрь – Өлкәннәр көне. Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә. Бәйрәм көне уңаеннан Урта Мишә авылы өлкәннәре клуб бинасына чакырылып, мул итеп әзерләнгән табыннар артында хөрмәтләнде. Бәйрәм чарасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Шулай ук лаеклы ялда булып та хуҗалыкка ярдәм итүче пенсионерларга, юбилярларга авыл җирлеге һәм хуҗалык җитәкчесе тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International