Бүген, 2нче октябрь көнне, Теләче 2нче балалар бакчасында "Өлкәннәр көне"нә багышланган чара узды. Барлык Теләче 2нче балалар бакчасында хезмәт куйган ветераннарга багышлап, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары концерт номерлары һәм З.Хөсниярның “Куян тунны каян алган?" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бакча мөдире Ф.Ф. Хәсәншина өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады, аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, сәламәтлек теләде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.