27 сентябрь – мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне!

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

27 сентябрь – мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне! Шул уңайдан, 30 сентябрь көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  "Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк!" дип исемләнгән акция уздырдылар. Китапханәче беренче балалар бакчаларының кайчан барлыкка килүе, балаларның ничә яшьтә кабул ителүе, балалар бакчалары булмаганда аларның кайда тәрбияләнүе турында сөйләде.                                                                                                                                                                       Тәрбиячеләр игътибарына төрле сериядәге балалар китаплары тәкъдим ителде, китапханәдә кече яшьтәге балалар өчен булган журналларга күзәтү ясалды.                                                                       Соңыннан «Ромашка» балалар бакчасы коллективы мәдәният хезмәткәрләре һәм «Нурлар» клубына йөрүче балалардан ихлас котлау кабул итте .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International