Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшырды.

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

30 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек”  тапшырды. "Укучының мәдәни көндәлеге" балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Көндәлек укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли. «Китапханә һәм мәдәният-белем учагы»  исемле мәдәни дәрес кысаларында китапханәче Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан,  безнең китапханәдә сакланган иң иске балалар китаплары, шулай ук нәшриятының заманча матур китапларын тәкъдим итте, аларны укырга өндәде. Укучылар китапханә турында, анда сакланучы китаплар турында белгәннәре белән уртаклаштылар. Соңыннан  укучыларга  киләсе уку елында эшләр өчен, музей, театр, китапханәләргә, тарихи урыннарга барып,  мәдәни урыннарда булуларын теркәп бару өчен “ Мәдәни көндәлек”ләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International