Шармыш авыл китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Душой молодые, сердцем золотые» дип исемләнгән бәйге игълан ителде. Безнең балалар үзләренең әби-бабаларының портретларын алып килделәр. Әлеге эшләр безнең китапханәне бу көнне бизәде. 1 октябрь көнне акыллы остазларыбызга багышланган «Мои года, мое богатство» дип исемләнгән концерт үткәрелде. Авыл халкы алдында мәктәп укучылары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады. Концертның кереш өлеше концерт төгәлләнгәч, барысы да чәй табынына чакырылган иде.