30 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә яшь буынны хезмәт белән тәрбияләү уңаеннан өлкәннәр тарафыннан "Кул эшләре серләре" һәм "Кулларга эш - җанга шатлык" дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылды һәм әңгәмәләр үткәрелде.

2019 елның 4 октябре, җомга

30 сентябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә яшь буынны хезмәт белән тәрбияләү уңаеннан өлкәннәр тарафыннан "Кул эшләре серләре" һәм "Кулларга эш - җанга шатлык"  дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылды һәм әңгәмәләр үткәрелде. Сез, балалар, белгәнегезчә, элекке заманнан ук халык һәрчак матурлыкка, сәнгатькә омтылып яшәгән. Оста куллы хатын - кызларыбыз мавыктыргыч кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Үзләренә һәм туганнарына милли киемнәр теккәннәр. Бөтен тырышлыкларын куеп зәвык белән затлы калфак - түбәтәйләр, матур сөлгеләр, күкрәкчә - алъяпкычлар чиккәннәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International