Һәр елны, октябрьнең 1 числосында сезгә генә хас булган олуг бәйрәм "Өлкәннәр" көне үткәрелә.

2019 елның 4 октябре, җомга

Һәр елны, октябрьнең 1 числосында сезгә генә хас булган олуг бәйрәм "Өлкәннәр" көне үткәрелә.
1 октябрь көнне Ямбулат авылында "Өлкәннәр" көне үткәрелде. Бәйрәмдә Мәтәскә җирле үзидарә рәисе Валиуллин М.А һәм "Таң" ширкәте җитәкчесе Касыймов А.Ш чыгыш ясадылар. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче, авыл хуҗалыгы белгечләре тарафыннан бик күңелле һәм җанлы төстә үтте. Мәдәният хезмәткәрләре һәм башлангыч сыйныф укучылары көче белән өлкәннәр өчен концерт оештырылды. Игелекле эшләр бер атнага гына түгел, ә гомер буена дәвам итсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International