Укытучылар көне- якты , ихлас бәйрәмнәрнең берсе ул.Укытучы гомер-гомергә һөнәри осталык буенча да, рухи сыйфатлар буенча да югары таләпләр куелган иң катлаулы һөнәрләрнең берсе. Шушы хөрмәттән бүген район мәдәният йорты район педагогларын, тәрбиячеләрне үзенә җыйды. Мактау һәм котлау сүзләре белән Теләче муниципаль район башлыгы Хазипов Н.Н. , Теләче муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Хамидуллин И.Х., район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. чыгыш ясадылар. Традиция буенча, югары хезмәт куйган, зур уңышларга ирешкән педагогларны хөрмәтләп, аларга рәхмәт хатлары һәм почет граматалары тапшырылды. Шулар арасында безнең бакчабыз тәрбиячеләре Хәбирова Ф.Ф., Ибрагимова А.Р. бар иде. Чын йөрәктән аны әлеге лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз, алга таба да биек үрләр яулавларын телибез!