Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы - җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! 5 октябрь –Укытучылар көне уңаеннан, Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Рәхмәтемнең иң олысы - сиңа булсын укытучым" исеме астында пенсиядәге укытучыларның өйләренә барып бәйрәм белән котладылар.