Баландыш авыл китапханәсендә 6 нчы октябрь көнне « Яңа китап кәрҗиненнән” дип исемләнгән библиофреш узды. Китап укучылар игътибарына китапханәнең яңа китаплары тәкъдим ителде. Китапханәче яңа китапларга күзәтү үткәрде, авторлар турында сөйләде. Китап укучылар яңа әдәбият белән танышу гына түгел, үзләренә ошаган китапны өйләренә алу мөмкинлеге дә алдылар.