4 октябрь көнне Иске Җөри гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның мәдәни көндәлеген тапшыру тантанасы булып узды. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре, педагог - организатор катнашты. Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. балаларга “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнәчәге турында аңлатты.