Республика башкаласында көзге ярминкәләр сезоны башланды. 5 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина да ярминкәдә булып кайтты. Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары тәкдим ителде: йомырка, сөт, май, бәрәңге, яшелчәләр, пешкән ризыклар һәм башкалар.