Балалар юбилярның биографиясе белән таныштылар, кычкырып шигырьләрен укыдылар.

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

5 октябрь көнне, Айдар авылы китапханәсендә кече яшьтәге китап укучылар өчен балалар язучысы, шагыйрь Рәшит Бәшәрнең тууына 70 ел тулу уңаеннан «Балачакның җырлы мизгелләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бүгенге көндә Рәшит Бәшәр 15 китап авторы. Аның балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган китапларында балаларда хезмәт сөючәнлек, тугрылык, ихласлык, хайваннарга карата мәхәббәт кебек сыйфатларны тәрбияләү максат итеп куелган. Балалар юбилярның биографиясе белән таныштылар, кычкырып шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International