Балаларны табигать дөньясына тарту, аның кыйммәтләрен аңлау, кече туганнарыбызны саклауга һәм яклауга катнашы - китапханәнең иң өстенлекле бурычларыннан берсе. Шармыш авыл китапханәсендә экологик тематикага багышланган чара үткәрелде. Чара «Байлык хайваннар дөньясы һәм Татарстан» дигән видеоролик карау белән башланып китте. Уен программасы «Иң-иң " викторинасы белән дәвам итте. «Бу кызык хайваннар» дип аталган кызыклы конкурста балалар төп геройлар хайваннар булган әсәрләрне искә төшерделәр. Ә безнең «Почемучки» клубы балаларына «әдәби әсәрләрдә бу кызык хайваннар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ярдәм итте.