7 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә «Рәшит Бәшәр – балалар әдәбиятының классигы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә татар шагыйре Р.Бәшәрнең тууына 70 яшь тулуга багышланган иде. Күргәзмә ярдәмендә балалар юбилярның биографиясе белән таныштылар. Анда язучының әдәби әсәрләре тәкъдим ителде.