5 октябрь көнне Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбендә Укытучылар көненә багышланган «Ода учителя воспой» дигән чара узды. Концерт программасы барышында балалар үзләренең остазларын котладылар. Чара төрле конкурслар белән баетылган иде, анда педагоглар актив катнашты һәм чара бик күңелле узды.