1 октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Яраткан оныклары ясаган бүләкләр, әби-бабайлар өчен иң кадерле истәлек булып тора. Ә оригиналь эшләнмәләр ярдәмендә бәйрәмгә күңелле сюрприз ясау бик җиңел эш. Иң мөһиме-кул эшләнмәләренең күңел белән эшләнүе.

             Мастер-класс өчен балаларга төсле катыргы, кәгазь, җилем, кайчы һәм бераз фантазия кирәк булды. Балалар төсле кәгазьдән чәчәкләр, таҗлар һәм күбәләкләр кисеп аларны открытканың алгы ягына ябыштырдылар, открыткаларына бәйрәм төсмере керттеләр.Открытканың эчке өлешендә әби-бабайлар өчен матур шигырь рәвешендәге үзләре язган котлау, алдан ук китаплардан сайлап алынган  котлаулар яздылар.

             Балалар открыткалар ясаганда бик тырыштылар. Чөнки алар үз эшләренә кадерле кешеләренә җылылык һәм мәхәббәт өлешен салганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International