7 октябрь көнне Әбде мәдәният йортында бөтен көчләрен һәм белемнәрен үз халкына багышлаучыларны хөрмәтләделәр. Традиция буенча, авыл китапханәсе һәм мәктәп белән берлектә, «Өлкәннәр – йөрәкләре белән яшьләр»дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Бу бәйрәм көнендә кунакларны «Задоринка» вокаль ансамбле чыгышы шатландырды. Алар башкаруында төрле еллардагы популяр җырлар яңгырады.