Теләче җирлекара китапханәсе Пенза өлкәсенең балалар һәм яшьүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган “Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке” дип исемләнгән VII нче регионара акциясендә катнашты. 9 октябрь көнне китапханә хезмәткәрләре “Читаем Лермонтова” исеме астында акция уздырдылар. Укучыларга авторның китапларын тәкъдим итеп, аның тормыш юлы белән таныштырдылар, шагыйрь тормышының күренекле фактларын яктырткан “Михаил Юрьевич Лермонтов” дигән буклетлар өләштеләр. Укучылар тарафыннан, аның шигырьләре кычкырып укылды һәм “Литературный мир Лермонтова” исемле күргәзмә тәкъдим ителде. #деньлермонтовскойпоэзии2019