Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне - барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә. Бу бәйрәм республикабызда 8 нче октябрь көнне Казан шәһәрендә “Корстон” күңел ачу бинасында узды.
“Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне”ндә Баландыш авылыннан Гилазова Таңсылу да чыгыш ясады. Кызлар Республикабызның төрле районнарыннан килгән алдынгыларны һәм хөкүмәтебез җитәкчеләрен каршы алдылар, бәйрәмнең пролог өлешендә алдынгыларга икмәкләр, ветераннарга чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.