9 октябрь көнне, Баландыш авылы мәдәният йортында “Мәктәп театрына киң юл” исеме астында район күләмендә ярыш оештырылды. Ярыш-бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән иҗади коллективлар чыгыш ясады. 2 нче төркемдә Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбе, 3 нче төркемдә Баландыш төп гомумбелем белем бирү мәктәбе, 4 нче төркемдә беренче урынга һәм гран- прига кабат Үзәк урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары лаек булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!