9 нчы октябрь көнне Баландыш мәдәният йортында уздырылган “Мәктәп театрына киң юл” дип исемләнгән театр конкурсында Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да чыгыш ясады. 4 нче сыйныф укучылары Баширова Н.И. җитәкчелегендә А. Гаделнең “Хикмәтле кәләпүш” музыкаль комедиясен сәхнәләштерделәр. Укучыларыбыз үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтеп 3нче призлы урынга лаек булдылар. Җиңүче укучыларны һәм җитәкчеләрен котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!