Балалар бакчасында узучы һәр бәйрәм – ул һәрвакыт могҗизалар, тылсымлы төсләр, балаларның шат авазы белән кадерле. Безнең Олы Мишә балалар бакчасында бер генә бәйрәмне дә читләтеп үтми. Һәр бәйрәмне балаларның хәтерендә күңелле мизгел булып истә калсын дип тырышабыз. Бүген, 10октябрь көнне, безнең балалар бакчасында көз бәйрәме булды. Бәйрәмдә балалар шигырь сөйләделәр, матур-матур җырлар җырладылар, биеделәр. Күңелле уеннар уйнадылар, үзара көч сынаштылар. Ә чарабызның балалар өчен иң күңелле өлеше - әти-әниләре белән берлектә өйләрендә ясап алып килгән көзге композицияләр белән танышу булды. Бәйрәм күңелле үтте, балаларга көз бәйрәме бик ошады.