Җәй буе балалар участок клумбасында чәчәкләрнең ничек үсүен күзәттеләр, аларның матурлыгына сокландылар. Тәрбиячеләр белән бергә аларны көн саен карап торсалар да, менә көз җитте һәм киләсе елга кабат чәчәр өчен чәчәк орлыгы җыярга вакыт җитте. Бу чара балаларда зур кызыксыну уята, аларда табигатькә карата аңлы караш тәрбияли. Балалар әлеге шөгыль аркылы чәчәкләрнең орлыктан үсүе, аларның төсләре һәм формаларының төрлелеге турында белем алдылар. Орлыкларны киптереп, савытларга урнаштырып кышкы саклауга куйдылар.